ЛАЧЫН и. зоол. 1. 1) Лачын кошлар семьялыгыннан бик үткен томшыклы, озын тар канатлы, бик тиз оча торган ерткыч кош. Бу кешенең бөтен йөзендә тирән акыл, бетмәс-төкәнмәс көч белән бергә, арыслан һәм лачынның икесеннән кушылган бер рәхимсезлек күрдем. Г.Ибраһимов. --- лачын башка кошларга караганда үткенрәк күзле, сизгер, акыллы, көчле, җитез, тугрылыклы. Сабантуй 2) күч. юг. Кыю һәм үтә дә батыр ир-егет турында. Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага. Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп, Мин өч лачын илгә үстердем. М.Җәлил 3) күч. юг. Кыю очучылар һәм алар идарә иткән очкычлар турында. Корыч канатлы яшь лачын Сыкратты фрицларны, Каныкты безнең лачынга Кипкән йөзле, бүре күзле Дошман зенитчиклары. Ф.Кәрим 2. с. мәгъ. юг. Батыр, кыю, үткен. Ул күрсәтте миңа яшь егетне: бөдрә чәчле, лачын карашлы. Ш.Маннур ◊ Лачын сөте Аракы. Түрәләр белән сөйләшкәндә батыррак булу өчен, лачын сөтен дә онытма. Ә.Айдар |