ЛА’Ч-ЛОЧ иярт. 1) Пычрактан яки баткактан атлап барганда барлыкка килгән тавышны белдерә. Меңләгән аякларның атлавы гына тынлыкны боза: лач-лоч, лач-лоч... И.Нуруллин 2) Нәрсәне дә булса ялаганда, чәйнәгәндә, төкергәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. Песи лач-лоч итеп ялый, рәхәтләнде каймакка. Д.Аппакова. Эчтә яшь кенә сатучы кыз бертуктамый лач-лоч сагыз чәйни. Татарстан яшьләре. Билет алырга дип, кассага килсәм, лач-лоч көнбагыш төкерә-төкерә, бер марҗа түтәй кесә телефоныннан ләчтит сатып утыра. Шәһри Казан |