ЛАЧКЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Баткак яисә пычрак юлдан барганда, лач-лач иткән тавышлар чыгару. Аның аяк астындагы урындыгы шуып киткән, әмма җиңел сөякле ул кыз пычрак идәнгә лачкылдап барып төшәргә ашыкмый, чая кош төсле һавада бер тын чайкалып тора... Ф.Хөсни

2) Сыек, үзле, чи хәлгә килү, җебү (пычрак, камыр һ.б.ш. тур.). Җавапка мондый тупаслык көтмәгән әбинең өстенә үк диярлек тегеләрдән берсенең сасы сары какырыгы лачкылдап килеп төште. Ф.Яхин

Лачкылдап кую Бер мәртәбә лачкылдау

Лачкылдап тору Хәзер лачкылдау; даими лачкылдаган хәлдә булу

Лачкылдый башлау Лачкылдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә