ЛАЧКЫЛДАТУ ф. сөйл. 1) Лач иткән тавыш чыгару. Сәлимеч өстәлдән сулы графинны алып, стаканга агызып тормыйча гына голт итеп бер йотты, кинәт кенә чыраен сытып, лачкылдатып идәнгә төкерде. Ф.Имамов

2) Ашаганда авызны чапылдату, лач-лоч китерү. Эт исә, аларның шау-шуына карамыйча, кружкадагы сыраны лачкылдатуында булды. Ш.Еникеев

3) Җебетү, изрәтү, сыек хәлгә китерү. Эштән иртәрәк кайттылар, яши торган барак идәннәрен, бер-ике сәгать лачкылдатып җебеткәннән соң, гөжелдәтеп юып чыгардылар ---. Г.Гыйльманов

Лачкылдата башлау Лачкылдатырга тотыну

Лачкылдатып тору Хәзер лачкылдату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә