ЛА’ЦКАН и. нем. Пиджак, пәлтә кебек төймәле өске киемнең күкрәк өлешендәге кайтарма якасы. [Атнабаевның] кулы урындык аркасына эленеп куелган пиджагына сузылып, аның лацканына тагылган орденын капшый. Ф.Хөсни. Бүләкләрне аларның пиджакларындагы лацканнарга Ватанны саклаучылар көненә багышланган гомумшәһәр чарасы вакытында тантаналы шартларда беркеттеләр. С.Толмацкий |