ЛАФЕТ и. нем. 1) Артиллерия тубы беркетеп куела торган станок, рама. Утырдым да пушка лафетына Уйга калдым кичке тынлыкта. Ф.Кәрим. Миномётның көпшәсе белән прицелы – егерме, көпшә куела торган тактасы – уналты, көпчәкләре белән лафеты егерме --- кила тарткан мөлкәтне җилкәләрегезгә йөкләгез дә, әйдәгез --- марш-бросокка!.. А.Хәлим 2) Гомумән, төрле техник җайланмаларның йөрткеч нигезе. Трактор арбасының авыр лафеты |