ЛАФ и. гар.1) иск. Сүз, сөйләм. Лаф ахырында әйтү 2) Буш сүз. Лаф белән пылау пешмәс. Мәкаль ◊ Лаф ору 1) Юк-бар, буш сүз сөйләү; сафсата сату. Дию пәрие, башын өзәм дип кылычын кыныннан алып, гайрәт белән лаф орып маташканда, әлеге кызлар чыр-чу килеп моңа ябышканда, егет айнып өлгергән. Әкият. Егерменче елларда ук коммунистлар җырын җырлаучылар да, безгә татар теле кирәк түгел, тизрәк урыс теленә күчәргә кирәк, дип лаф ора башладылар. Ә.Кәримуллин; 2) Мактану, шапырыну. Хәтта ул узган җомга көнне кибете алдында җыелган яшьләр арасында, кызмача баштан: «Телим икән – Миңсылу минеке и вәссәлам!» – дип лаф орган. Г.Минский. Инде ничә елдан бирле инновацион икътисад төзү турында лаф орсалар да, бу сүзләрнең нәтиҗәсе сизелми. Ватаным Татарстан |