ЛАУРЕАТ и. лат. Фән, сәнгать һ.б.ш. өлкәләрдә зур хезмәт күрсәткән өчен бирелә торган мактаулы исем; шундый исемгә лаек булган кеше. Гомумән, Тукай премияләре тарихы – үзе бер патетик драма ул. Әгәр кырык дүрт язучы лауреат булса, иң киме тагын шул чама санда башка дәгъвачылар да булган бит әле, арасында лаеклылар да бар. Р.Фәйзуллин. Исхакый исемендәге бүләк, аның дипломы һәм медальләре лауреатларга Татарстан язучылар берлеге корылтайларында, әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышларда яки Гаяз Исхакый туган көндә биреләчәк. Р.Батулла |