ЛАТЫ’ШЧА рәв. 1. Латыш телендә. --- «Закис» – латышча «куян» дигән сүз. З.Зәйнуллин. Ишекне ачуга күрде: бусага янында мылтыклы солдат баскан, идән уртасында гражданский киемендә күзлек кигән икенче бер кеше кулын болгый-болгый латышча нидер сөйләнә. Х.Камалов

2. с. мәгъ. Латыш телендәге, латыш телендә язылган. Латышча язу. Латышча китап



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә