ЛАТЫШ и. Һинд-европа тел гаиләсенең балт төркеменә караган телдә сөйләшкән, Латвия республикасыныӊ төп халкын тәшкил иткән халык атамасы; шул халыкның аерым бер вәкиле. Латыш шул якка башын боргач, Әнвәр дә караган иде, урман кырыенда кое бурасы күреп алды, ерак түгел генә кызыл чүлмәк түбәләр күзгә чалынды. Х.Камалов. Сан ягыннан бездән кечерәк булган грузин, әрмән, латыш, төрекмән кебек халыкларның да кино сәнгате дөньякүләм дәрәҗәдә билгеле. Р.Вәлиев. Латышлар бер генә дәүләт теле өчен – латыш теле өчен көрәш алып баралар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә