ЛАТИ’НЧА рәв. 1. Латин телендә. Профессорлар латинча үзара сөйләшеп фикер алыштылар, авыруның йөрәген тыңладылар. Г.Әпсәләмов

2. с. мәгъ. Латин телендә язылган, шул телдәге. Берничә бите машинкада басылган, калганнары кулдан латинча язылган. Р.Мостафин

3. и. мәгъ. Латин теле. Үткәннәрне искә төшергәндә Шикоян, латинчага күчеп, сагышлы гына әйтеп куяр иде ---. М.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә