ЛАТИН и. 1) Борынгы Италиянеӊ үзәк өлешендә – Лацийда яшәгән кабилә һәм шул кабиләнеӊ бер кешесе 2) сөйл. Шул кабиләнең, соңрак барлык Борынгы Рим дәүләтенең теле булган, һинд-европа семьясының италик төркеменә караган борынгы тел. Патриотизм ул «патер» сүзеннән килеп чыккан икән. Ә «патер» латин телендә «әти» дигән сүз икән. Т.Миңнуллин 3) Шул телгә караган әлифба, хәреф һ.б.ш. Латин Америкасы халыклары --- латин хәрефләре белән генә язалар, телләре дә (испан, португал) – дәүләт теле. М.Мәхмүтов. Татар теленең имласын камилләштерү, латин графикасы нигезендә кору, ул графикага кире кайтуның ролен аның тарафдарлары да, дошманнары да яхшы аңлый. Ә.Кәримуллин. Гарәп, латин әлифбасын өйрәнүнең авырлыгын кайбер язучыларыбыз, «үзәккә үттеләр шуның белән» дип, яшьлек тилмерүләрен яза. Ватаным Татарстан 4) иск. Католик. Латин чиркәве |