ЛА’ПЫР-ЛОПЫР иярт. 1. 1) Артык озын яки артык иркен кием яки аяк киеменнән тиз-тиз атлаганда, нәрсә дә булса җилдә җилфердәгәндә чыккан тавышны белдерә. Ул арада аның су тегермәненекедәй иләмсез зур куласасы лапыр-лопыр әйләнә башлады. Ф.Абдуллин 2) Су кергән аяк киеме белән яки сулы җирдән атлаганда чыккан тавышны белдерә 2. рәв. мәгъ. Эре-эре, ямьсез хәрәкәтләр ясап, сакланып, юл сайлап тормыйча. Кәрәзле балны әллә ничек тылсымлап кисеп торганда, лапыр-лопыр атлап, күнитекләренә балчык төяп, ир-атлар кайтып керде. А.Гыйләҗев. |