ЛАПЫЛДА’У ф. сөйл. 1) Атлап, йөгереп, авыр әйберне җиргә төшереп, бәрелеп, сугылып тавыш чыгару. Галәви, караңгыда аны сизмичә, Нәгыймәне дә тотып буйыйм дип барганда, чикмәннәре белән лапылдап идән астына барып төшә. М.Гали. Карчык, уйланып әкрен генә барганда, итәк чабуларына абаланып лапылдап егылды. А.Гыйләҗев. Пычракның нәкъ уртасына лапылдап килеп төштем. Ватаным Татарстан 2) Кинәт, авыр итеп аву, егылу, төшү. Ильясның аяклары ике якка аерылып китте дә, карга лапылдады. Ә.Ибраһимова. Фагыйлә ишекне ябып келәсен элде. Аякларын көч-хәл белән сөйрәп залга чыкты да диванга лапылдады. Ф.Садриев Лапылдап китү Кисәк лапылдау Лапылдап тору Әле, хәзер лапылдау; гел лапылдау Лапылдый башлау Лапылдарга тотыну |