ЛА’П-ЛОП иярт. 1) Йөгергәндә, авыр итеп атлаганда, әледән-әле авыр әйбер җиргә төшкәндә һ.б.ш. очракларда чыккан тавышны белдерә. Урман эчендә лап-лоп басып аю йөргәне ишетелә. М.Галәү. Урам буйлап кемнеңдер лап-лоп йөгереп килгәне ишетелде. И.Гази. Шул вакыт «Газиз катыны»ның яман сүгенү сүзе һәм лап-лоп йөгергәне ишетелде. М.Мәһдиев 2) Авыр, килешсез итеп йөрү, атлау, хәрәкәтләнү рәвешен белдерә. Әй төшә Иблис, төшә зыр-зыр килеп, Койрыгы ялт-йолт итә яшен кебек, Куллары лап-лоп итә лачын кебек… Бу кызыктан күктә кеткелдәү китә, Күк йөзендә саф тавышлар ялт итә. Ш.Бабич |