ЛА’П-ЛАП иярт. к. лап-лоп. Ары лап-лап, бире лап-лап, киез каплап, сөңге саплап. Табышмак. Ул иң гади, әйтик, лап-лап басып йөргән чын җир кешесен дә бераз һавалырак, җирдән күтәребрәк бирә, китапчарак әйтсәк, үзе дә сизмәстән, образларын романтизм белән сугара. Р.Батулла. Кыска, юан аяклары белән аю кебек лап-лап килеп чаба бирә малаең. Н.Яһудин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә