ЛА’П ИТҮ ф. 1) Шундый тавыш чыгару. Бөтенләй якында гына нәрсәдер лап итеп төште: күрәсең, кайсыдыр өйнеңме, сарайныңмы түбәсен кубарып ташлады. Г.Әпсәләмов 2) Кинәттән егылу яки утыру. Бер заман чылбыр очы шартлап китеп, Төште Иблис Җиргә егылып, лап итеп! Ш.Бабич. Шуннан мин: «Чумсаң чум инде!» – дип әйтергә дә өлгермәдем, мөритем башы белән йөзтүбән лап итеп лаканга чумды. Т.Гыйззәт. Ул, чайкалып китеп, лап итеп урынына утырды һәм нечкә ямьсез тавыш белән җырлый башлады. Г.Әпсәләмов |