ЛАПАС и. Мал-туар, арба-чана, эш кораллары, утын һ.б.ш.ны тоту өчен бер ягы ачык, өсте ябулы хуҗалык корылмасы; сарай. Атлы чаналар, берәм-берәм кереп, сыйганнары – бөркәүле лапас эченә, сыймаганнары ачык ишек алдына гына тезеләләр. М.Галәү. Бүре бакча буендагы лапас тирәсендә йөргәли дә койма башыннан лапас түбәсенә менеп китә. А.Алиш. Малайлардан бушагач, камытын, дилбегәсен, ыңгырчагын кертеп элде дә, биясенә салам биреп, лапас баганасына килеп сөялде. И.Гази |