ЛАП иярт. 1) Нинди дә булса авыр йомшак әйбер җиргә төшкәндә яки кемдер кинәт егылганда, утырганда, ятканда һ.б.ш. вакытта барлыкка килгән тавышны белдерә. Нидер лап итеп килеп төште 2) Нинди дә булса авыр йомшак әйбернең кинәт җиргә төшү яки кемнеңдер җайсыз, ямьсез, кинәт утыру, егылу рәвешен белдерә. Җиргә лап утыруымны үзем дә сизми калганмын. М.Госманов |