ЛАНЦЕ’ТНИК и. рус Хордалыларның баштартмасызлар классына караган, үтә күренмәле ланцетсыман гәүдәле, диңгез төбендә яши, планктон белән туклана торган кечкенә генә хайван. Ланцетниклар күп вакытларын комга күмелеп үткәрәләр, бары гәүдәсенең авыз урнашкан алгы очы гына тышкы якта кала. Зоология. Ланцетникның баш сөяге юк, чөнки аларның баш мие булмый. Шуңа күрә дә аларны башсөяксезләр төркеменә кертәләр. Биология |