ЛА’НДЫШ и. рус бот. Әспечәләр семьялыгына караган, озынча яфраклы, кечкенә генә кыңгыраучыкларга охшаган хуш исле ак чәчәкле, агулы, дару һәм декоратив үлән үсемлек; энҗе чәчәк. Тирәсе яхшылап чистартылган кабер өсте яңа гына өзелгән язгы ландыш чәчәкләре белән күмелгән иде. Ф.Хөсни. Лида аланлыкта ландышлар үсүенә игътибар итте. А.Гыйләҗев |