ЛАНДША’ФТЛЫ с. Ландшафт (1, 2 мәгъ.) белән бөйле, шуңа караган; билгеле ландшафты булган. Сарман исә тигезрәк ландшафтлы район, халкының холкы да тынычрак. Татарстан яшьләре. Әллә нинди ландшафтлы дизайн белән ясалган түтәлләрдә чәчәкләрнең нинди генә төре юк. Шәһри Казан |