ЛАНДШАФТ и. нем. 1) геогр. Җир өслегенең үзенә генә хас рельефы, климаты, туфрагы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы булган бер кисәге. Сезне чолгап алган ландшафтны җентекләбрәк карагыз. География

2) иск. Нинди дә булса табигый урынның гомуми күренеше

3) иск. Шундый күренеш сурәтләнгән рәсем, пейзаж



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә