ЛАНДРИН и. иск. Суыра торган әчкелтем каты конфет, пыяла конфет (рус фабриканты Фёдор Матвеевич Ландрин исеменнән); монпансье. Бер тәүлеккә азык нормасы: ярты кадак бал, ике ландрин, 5 мыскал май, өч чирек кадак ипи, бер стакан какао һәм «американский сөт» белән чәй. К.Нәҗми. Элек бер ландрин алып кайтсаң да урталай бүлеп бирә идең түгелме соң? Г.Гобәй |