ЛАНГЕТ и. фр. махс. Озынча юка ит кисәге яки шуны кыздырып әзерләгән ашамлык. Идрис үзенә лангет белән бәрәңге алды. А.Гыйләҗев. – Шашлыктан тыш ике лангет, табада кыздырган скумбрия, өч өлеш ботка, – дидем мин. М.Юныс