ЛАМПАСЛЫ с. 1) Лампасы булган, лампас тегелгән. Кара-кызыл плащлар, киң кызыл лампаслы ялтыравыклы кара чалбарлар киеп, муеннарына кызыл сатин бәйләгән унике-унөч яшьлек малайлар, йөгерә-йөгерә, өстәлләргә төрле эчемлек ташыйлар. М.Мәһдиев. Бераздан ишектә сары лампаслы чалбар кигән швейцар күренә. Ш.Галиев. Генералның музейда урын алган погоннары, лампаслы киемнәре кайсы гына малайны кызыктырмас икән?! Ватаным Татарстан

2) күч. Югары дәрәҗәдәге званиесе булган. Лампаслы кешеләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә