ЛАМПАС и. нем. 1) Офицер һәм генералларның, шулай ук казакларның һәм суворовчыларның чалбарындагы, ян як җөенә кыстырып яки ян җөй өстеннән тегелгән, Россия армиясендә гадәттә кызыл тасма. Батыр казак, калды канга батып Чалбарының кызыл лампасы. Кешни-кешни юлсыз далаларда Чабып йөрде юртак кашкасы. Ш.Маннур. --- Валентина Юрьевна чалбар кияргә яратмый, ә итәккә устав буенча лампас тагарга ярамый. Татарстан яшьләре 2) сөйл. Гомумән, берәр чалбарда, гадәттә спорт киемендә, шундый ук тасма. Кара трикога ак лампас тегелгән |