ЛА’МПА и. нем. 1) Төрле формадагы һәм төзелештәге яктырту җайланмасы. Гөлмөнәвәрә карчык белән Нәгыймә, кулларына лампа алып, курка-курка гына өйалдына чыктылар. М.Галәү. Тәрәзәләрдә маскировка булганлыктан, өй эче дөм караңгы, мич кырындагы сукыр лампаның каләм очы кадәр генә итеп калдырылган сүнәр-сүнмәс ут шәүләсе Марат яткан аралыкка килеп җитми иде. Г.Гобәй. Акбикә, шырпы табып шахтёр лампасын кабызды да, тышка чыгып, этне чакыра башлады. К.Латыйп

2) Пыяла куык эчендәге вольфрам чыбыкны ток белән кыздыру нәтиҗәсендә яктылык бирә торган электр приборы. Урамга эленгән лампаларның яктысында әкрен генә, аяк очларына басып кына йөргән бер хатын күренә. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә