ЛАМИНА’РИЯ и. лат. бот. Башлыча Япон һәм Охот диңгезләрендә үсә торган, кайбер төрләре ашарга яраклы, шулай ук фармокология, косметология, хуҗалык максатларында кулланылган көрән диңгез суүсемнәре ыруы; диңгез кәбестәсе. Ламинария чагыштырмача артык тирән булмаган, кояш яктысы җитәрлек дәрәҗәдә үтеп керә торган урында яши. Биология. [Японнар] Ламинарияне азык итеп бигрәк тә еш кулланалар, алар аны диңгез кәбестәсе дип тә йөртәләр. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә