ЛА’МА II и. тибет Тибет буддачылыгында дин остазын хөрмәтләп атау һәм эндәшү сүзе; дин әһелләренең төрле дәрәҗәләрен атаган терминнарның икенче компоненты. Шулай да фикеремне, максат-ниятемне телсез-нисез укый алган лама монахы миңа булышлык күрсәтергә ризалашты. Г.Гомәр. Лама, кагыйдә буларак, барлык монахларны (калмыкларда лама – дин башлыгы) аңлата, ә будда дине башында торучылар «далайлама» дип аталалар. К.Гыйззәтов |