ЛАКЫЛДА’У ф. 1) сөйл. Бертуктаусыз сөйләнү, артык күп сөйләү. Бертуктаусыз лакылдый да тора: заманнары, заманнары! А.Шамов. Көннәр буе лакылдап тәмам җелегемә төштең син минем. М.Мәһдиев

2) Кирәкмәгәнне, артыгын, теләсә нәрсә сөйләү. – Лакылдама әле, хәерче! – дип кычкыралар кешеләр. Р.Батулла. Бату һаман үзенчә чәрелдәде: – Кара син аны, төрмәдә дә болай лакылдамыйлар, ә ул иректә нәрсәләр сөйли! Мирас

3) диал. Бытылдау (балалар сөйләме тур.). Кайткан чакта, ындырга тычкан тотарга барган мәче эзенә ияреп кайтулары; өч яшьлек баланың юл буенча өзлексез лакылдавы, күзенә чалынган барлык нәрсә турында энәсеннән җебенә хәтле сорашып баруы хәтердә калган. И.Гази

Лакылдап тору Гел лакылдау; хәзер лакылдау. Лакылдап торма анда! Р.Батулла

Лакылдап йөрү Теләсә кайда теләсә нәрсә лакылдау

Лакылдый башлау Лакылдарга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә