ЛА’КМУС и. голл. хим. Лишайниклардан табыла торган табигый буяу матдәсе – кислота-селте индикаторларының иң беренчесе һәм киң таралганы. Лишайникларның кайбер төреннән буяу һәм химия промышленносте өчен махсус матдә – лакмус алалар. Биология. Һәр пробиркага лакмус эремәсе тамызыгыз һәм аның төсе үзгәрүен билгеләгез. Химия. Зәңгәр лакмус кәгазен ашказаны сыекчасына чылатсаң, ул кызара. Анатомия ◊ Лакмус кәгазе Берәр нәрсәнең ачык билгесе, шуның галәмәте |