ЛАКЛЫ с. 1) Лак белән капланган, лакланган. Хәлим кара лаклы зур тарантас кузласына утырган. Г.Гобәй. Лаклы мебель

2) Махсус эшкәртеп, шомартып ялтыратылган. Өендә дуслары белән утыруына карамастан, ул кунак төсле киенгән: галстуктан, лаклы туфлиләрдән иде. Т.Әйди. Лаклы итек үкчәсе белән кыз аягындагы сандал каешына баса язуын күреп, тагын да аптырый төште. К.Нәҗми. Лаклы аяк киемен, лагы ябышмасын өчен, җәен кәгазьгә төрәләр. Йорт эшләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә