ЛАКЛА’У ф. 1) Әйбернең өслеген лак белән буяу, лак белән каплау. Фил сөягеннән һәм агачтан лаклап ясалган художестволы эшләнмәләргә чит илләрдә бик югары бәя бирәләр. Чит илләрнең экономик географиясе. Морилка сөрткәннән соң, әйбер кисәкләрен киптерәләр, аннары балавыз сөртәләр һәм лаклыйлар. Йорт эшләре

2) Лак сиптерү (чәчкә). Үзенә бик килешеп торган яңа күлмәге, лаклап кабартылган бөдрә чәчләре аны яшь кызлардай сылу, нәфис иткән. Д.Каюмова

Лаклап алу Бераз, тиз арада лаклау

Лаклап ату Тиз-тиз, аннан-моннан лаклау

Лаклап бетерү Тулысынча лаклау

Лаклап җибәрү Бераз лаклау. [Гарифулла] Миңа әйтә: «Әгәр син рөхсәт итсәң, мин моны буяп, лаклап җибәрер идем», – ди. Ф.Яруллин. Аны буяп, лаклап та җибәргәч, кибеттә сатыла торганга биргесез иде. Шәһри Казан

Лаклап кую Алдан ук лаклау; лаклап әзер хәлгә китерү. Башта шешәгә ак буяу белән грунт ясыйбыз, берәр рәсем я бизәк төшерәбез, аннан төсле буяулар белән буяп, лаклап та куябыз. Сабантуй. Өйдәге иске җиһазларны ташлыйсыгыз килмәсә, махсус эремә белән чистартып, лаклап куегыз, аларның үз матурлыгы кайтачак. Шәһри Казан

Лаклап ташлау Тиз-тиз, аннан-моннан лаклау

Лаклап тору Даими рәвештә лаклау

Лаклап чыгу Бөтен җирен дә, тоташ лаклау; рәттән барысын да лаклау

Лаклый башлау Лакларга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә