ЛАКЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. лаклау. Нибарысы өч пар аяк киемем бар иде: кызгылт көрән төстәге яңа башмак, кара төстәге иске башмак һәм менә бу – аягымдагы – лакланган туфли. К.Дойл. Өй җиһазларының лакланмаган һәм буялмаган урыннарын елына 1–2 мәртәбә натрий фториды яки кремнийлы натрий эремәсенә манчылган чүпрәк белән сөртергә мөмкин. Йорт эшләре. Салкынга чыгаргач, лакланган урыннар агара икән, шуңа лак урынына бронза буявын кулланырга исәбе бар останың. Ватаным Татарстан

2) Лак белән буярга яраклы булу; лак белән буялу. Бу агач яхшы лаклана



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә