ЛАКЕЙЛЫК и. 1) иск. Лакей булу, лакей хезмәте. Лакейлык вазифасы

2) күч. Юмакайлык, ялагайлык. Безнең аристократиябез (әгәр мирзаларны шулай дип атарга яраса) Казан ханлыгының соңгы дәвереннән башлап Мәскәү князьлегенә лакейлык итте. Ф.Әмирхан. Бу бик үткен, ачы сатира – эпиграмма иде. Муса аны легионнар оештыруда фашистларга лакейлык иткән ак эмигрантка карата язган. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә