ЛАКЕЙ и. фр. 1) иск. Бай йортында яки кунакханә, ресторанда хезмәтче, хадим. Мин сиңа лакей түгел бит, үзең монда кил! Г.Коләхмәтов. Лакеең бармы әллә синең, ике кружка су бетердең ич. Ш.Камал. Ул, музейдагы балавыз сыннар сыман, үзеннән читтәрәк, бусага төбендә үрә катып басып торган лакейларга таба борылды. А.Толстой 2) күч. Тәлинкә тотучы, ярарга тырышучы, ялагай. Юк, сез дошманнарга лакей булып йөрисез! М.Гафури. Халыкларны шундый хәлгә төшергән дәүләтнең геноцид сәясәтен яклаган галимнәрнең, лакейларның җинаяте Нюрнбергтагы кебек халыкара трибуналларда хөкем ителергә тиеш. Татар заманы |