ЛАКА’У ф. гади с. 1) Эт, мәче кебек хайваннарның тел белән ялап сөт һ.б. сыеклыкны эчүләре 2) күч. Исерткеч эчемлекләрне артык күп эчү. Каргалар үләксә ашамаган, ә син лакарга өлгергәнсең. Ш.Камал Лакап йөрү Теләсә кайда лакау; күптәннән бирле лакау Лакап тору Гел лакау; хәзер лакау Лакый башлау Лакарга керешү Лакап бетерү Ахырына кадәр лакау |