ЛАКАН и. 1) Һәртөрле юынтык сулар түгү өчен кулланыла торган зур агач чиләк. Хәлим лакан өстендәге кызыл бакыр комганнан кулларын чылатты. И.Гази. Шуннан мин: «Чумсаң чум инде», – дип әйтергә дә өлгермәдем, мөритем башы белән йөзтүбән лап итеп лаканга чумды. Т.Гыйззәт. Латыш, литва фамилияләре колакка ят, офицерның белем чамалы, боза, боза да авызын тутырып безнең өскә бер лакан мат чәчә. А.Гыйләҗев 2) күч. Бик зур савыт. Ялмавызга өч лакан шәраб китерделәр. Р.Батулла. Аракының лаканына төшәр иде, әгәренки андый лаканны ишек төбенә китереп куйсалар. А.Хәлим |