ЛАК II и. ит. 1) Нинди дә булса өслекне бозылудан, тырналудан саклау өчен кулланыла торган, спиртта, скипидарда, үсемлек маенда эретелгән сумала сыекчасыннан гыйбарәт буяу. Кыбырсынып торган таза күк айгырны каралы-кызыллы лак белән буялган --- пролёткага җигеп, шәһәр уртасыннан узып китүе үзе нәрсә тора! Ә.Фәйзи. Гомәр Садриевич чүкеч, кечкенә балта сапларының җиренә җиткезеп шомартылган, төртке-төртке яндырып орнамент бизәкләр төшерелгән һәм үтә күренмәле лак белән ялтыратылган булуына игътибар итте. Казан утлары. Өй җиһазларының лак белән капланмаган һәм буялмаган урыннарын елына 1–2 мәртәбә натрий фториды яки кремнийлы натрий эремәсенә манчылган чүпрәк белән сөртергә мөмкин. Йорт эшләре

2) Әйбер өстен буяганнан соң барлыкка килә торган каты ялтыравык элпә. Лагы кыршылган булуга карамагыз. Сәхнә

3) Тырнакны матурлау яки ныгыту өчен кулланыла торган төсле яки үтә күренмәле буяу. Комод өстендә хатын-кызның бизәнү әйберләре. Иннек, кершән, сөрмә, кына, лак, чәч ныгыткыч, чәч йомшарткыч, чәч бөдрәләткеч ---. Ф.Шәфигуллин. Тырнак лагы төсе иннек төсе белән туры килергә яки бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Кәеф ничек?

4) Чәчкә билгеле форма биргәч, шул форма саклансын, тузгымасын өчен, өстеннән пошкыртып куела торган ныгыткыч состав



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә