ЛА’ЙНЕР и. ингл. 1) Океан, диңгезләрдә йөк яки пассажирлар ташый торган зур судно. Лоцман безне ашыктыра, унбиш минуттан трансатлантик лайнер – Италиянең престиж корабы «Андреа Дориа» кузгалырга тиеш. М.Юныс. Чынлап та, өч меңләп кешене бортына алган лайнер кечкенә бер шәһәрне хәтерләтә. Өмет 2) Регуляр рейслар ясый торган күп урынлы самолёт. Болгариянең транспорт министры Анатас Костов сүзләренә караганда, Ту-154не башка лайнерга алыштыру мөмкинлеге дә бар. Ватаным Татарстан |