ЛАЙЛАЧ и. зоол. Кабырчыксыз һәм умырткасыз коры җир моллюскы; русчасы: слизняк. Төгәлрәк әйткәндә, күп кенә лайлачларның кабырчыгы тире астында кала һәм тыштан күренми. Ә.Халидов. Кыш буе җыеп барган йомырка, суган кабыклары лайлач белән көрәшә, үлән бетләрен, гөмбәләрне кырып сала. Татарстан яшьләре |