ЛАЙЛАЛЫ с. 1) Лайла бүлеп чыгара торган (тышча, катлау). Тире һәм лайлалы сүрүләр яраланганда, ярадан кан китү дә, аңа пычрак белән микроблар керүе дә бик куркынычлы. Йорт эшләре. Томау төшкәндә (борын куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсынганда) лайланың күп чыгуы һава белән кергән бактериягә каршы саклану реакциясе була. Анатомия. Эвкалипт мае белән фурункулларны, лайлалы тышчаларның эрозияле җәрәхәтләрен, югарыгы сулыш алу органнары катарларын дәвалыйлар, миозитлар һәм радикулитлардан, авыртуларны баса торган дару буларак файдаланалар. Урман аптекасы 2) Лайла белән капланган, лайла ябышкан, лайлаланган. Никадәр күп аборт ясалса, аналык стенасында шулкадәр күбрәк җөй кала һәм аның лайлалы катлавы җиңелрәк җәрәхәтләнә. Йорт эшләре. Башын эшкәрткәндә, йоннарын чистартып бетергәч, авыз эчендәге лайлалы катлауны кубарып алырга, томшыгын кисеп ташларга кирәк. Татар халык ашлары 3) диал. Ләмле, ләм утырган. Көн урталарында сазаннар, кырыйга якын килеп, лайлалы балчыкка чумып торалар. Ш.Камал |