ЛАЙЛАЛАНУ ф. Лайла бүленеп чыгу; лайла белән каплану, лайла ябышу. Явымлы көннәрдә [валуй] эшләпәсенең өсте лайлалана. Робинзон эзләреннән. Мондый очракларда лайлаланып изелгән солы яки җитен шулпасын, суга изгән крахмал, кесәл, атланмай яки чи йомырка бирергә кирәк. Мәдәни җомга

Лайлалана башлау Лайла барлыкка килү. Әйтик, Норвегиядән китерелгән сөләйман балыгы вакытында сатылмыйча исләнә, лайлалана башлады, ди. Ватаным Татарстан

Лайлалана төшү Беркадәр, бераз лайлалану; тагын да ныграк лайлалану

Лайлаланып бетү Тоташ лайла белән каплану. Лайлаланып беткән ит сатканнар бит сиңа! Р.Батулла

Лайлаланып китү Бераз гына лайлалану

Лайлаланып тору Һәрвакыт лайлалы булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә