ЛАЙЛА и. 1) Кайбер хайваннардан яки үсемлекләрдән бүленеп чыккан һәм тотканда кул шуа торган куе сыекча. Махсус күзәнәкләре кандагы тозны эләктереп алалар да аның көчле концентрациясен лайла белән бергә тышка чыгаралар. Б.Сергеев. Орлыклары өлгергәч, аның җимешләрендә лайла җыела һәм ул орлыклар белән бергә атылып чыга. Ботаника 2) Кешенең кайбер органнарыннан бүленеп чыга торган шундый ук сыекча. [Нуруллин] авызында ниндидер лайла, тәмсез нәрсә барлыгын сизде. А.Шамов. Аның эчендә... лайлага күмелеп һәм бик нык көзән җыергандай чөмәшеп, теге каектан юкка чыккан кит аулаучыларның берсе – Джеймс Бартли ята! Кызыклар дөньясында. Борын куышлыгы бизләреннән бүлеп чыгарылган лайла бирегә керә торган һавадагы бактерияләрнең тереклек эшчәнлеген киметә. Анатомия 3) диал. к. ләм I (1 мәгъ.) |