ЛА’ЙКА I и. рус Башлыча Төньякта һәм Себердә үрчетелгән, ау, йөк ташу, саклау хезмәте өчен файдаланыла торган зур булмаган этләр токымы. Лайка токымлы этләрнең акылына сокланырга гына кала. Шәһри Казан. Ә ярыш вакытында лайка аюга каршы берүзе ун минут каршы тора алса, ягъни аңа бер метр да читкә китәргә ирек бирмәсә, хуҗасын каты өреп чакырса һәм шуның өстенә аю табанының иң авырткан җиреннән тешли дә алса, бу – бик югары балл дигән сүз. Саба таңнары |