ЛАЙ I и. 1) Сазда, акмый яки акрын ага торган сулыкларда йөзеп йөри торган яисә төпкә ябышкан суүсемнәр. Лаеш суы ул шулай: Асты ләм дә өсте лай. Н.Исәнбәт. Лайга баткан «Шатур» сазыннан Совет иле 32 мең киловаттлы электрик уты кабызган. Ф.Кәрим 2) диал. к. ләм I (1 мәгъ.). Күлләвекләрнең болганчык күзләрен сытып лай чәчеп, аллы-артлы поездга чабалар. А.Гыйләҗев. Кыйммәтле дәвалау сыйфатлары булган минераль сулар, лайлар безнең республикада да бар. Кызыклы география |