ЛАЗУ’ТЧИК и. рус иск. сөйл. 1) Дошман тылына үтеп, мәгълүмат җыеп йөрүче, шпион. – Ул чакта, безгә – чик сакчыларына – япон лазутчикларыннан шактый кыен күрергә туры килде, – дип искә ала сугыш елларын Госман ага, – шунда байтак иптәшләребезне югалттык. Ватаным Татарстан

2) күч. Берәр җирдәге хәлләр турында хәбәр җиткереп торучы үз кеше; җасус. Без инде берәр лазутчик иптәшенә шартлы сигнал бирә торгандыр дип уйлыйбыз. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә