ЛА’ЗЕР и. ингл. махс. Көчле һәм бик нечкә генә яктылык юлын барлыкка китерә торган яктылык дулкыннарын нурландыручы генератор. «Яшен ташы» дигәне чынлыкта хәзерге лазер-пистолет кебек нур ата торган корал булса? А.Тимергалин. Бу үзгәрешләрнең тизлеген аңларга мөмкин: атом чоры, космос һәм лазер дәвере нәкъ шундый күз иярмәслек тизлек таләп итә. Казан утлары. Япония галимнәре, әле тегеләр кире кайтып киткәнче үк, бу көзгеләргә куәтле лазер нуры җибәрәләр. Кызыклар дөньясында |