ЛАЗЕМ с. гар. 1. Кирәкле, тиешле, мөһим, мәҗбүри, зарур. Социал демократлар бер комиссия сайлауны иң тиеш вә лазем эш күрәдерләр. Урал 2. рәв. мәгъ. Тиеш дип, кирәк дип. Ул моны ачыктан-ачык әйтмәсә дә, яшерергә дә лазем күрми иде. Г.Ибраһимов. Иң башта өйрәнү лазем булган эшләрне өйрәттеләр. М.Гафури 3. мод. сүз Тиеш, кирәк, кулай. Фәкать таифәнең теләве лазем дип ышана торган шәкертләр үз хәлләреннән зарланалар. Ф.Әмирхан. Бездә революциядәгечә бу эш башланган иде, хәзер совет нигезендә күтәреп чыгу лаземдер. Г.Ибраһимов |